«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына “Иң әйбәт язылу оештыручы” конкурсына нәтиҗә ясалды.

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Конкурсны Яңа Чишмә районы хат ташучылары арасында үткәрделәр, җиңүчеләргә премияләр бирделәр.  

Иң актив  почтальон Архангельск Бистәсенең  почта бүлегеннән  Надежда Белозерцева, ул 1 урын яулады. Аның бүлегендә 90 йортының 75е район газетасын алдыра.

- Минем  участокта район газетасына бик карт әбиләр генә язылмый, ә калган язылучыларның өйләренә барып яздырам, акчалары булмаса бурычка биреп торам,- ди ул.

Шундый тырыш хат ташучыларның берсе Зирекледән  Фидания Файзырова- 2 урында, Кәтәриннән хат ташучы  Надежда Сударкина-3 урында.   Җиңүчеләр газета редакциясеннән акчалата премия белән бүләкләнделәр.

Без барлык почта хезмәткәрләренә газетабызга язылу оештырганнары өчен рәхмәт белдерәбез, уңышлар, сәламәтлек телибез. Бүген дә район газетасына язылу бара. Безнең белән бергә булыгыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International