2017 нче елның 2 - 5 февралендә Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә кикбоксингның "фулл-контакт"һәм "К-1"дисциплинасы буенча Чемпионат узды..
Татарстан Республикасы командасы өчен безнең район егетләре-ТР чемпионнары : Кузнецов Никита, Стариков Юрий, Скоков Александр чыгыш ясады. Ярышларда Идел буе федераль округыннан барлыгы 400 спортсмен катнашты. Алар (Татарстан Республикасы,Башкортостан,Марий Эл,Удмуртия,Чувашия ,Мордовия),(Саратов,Ульяновск,Самара ,Киро, Түбән Новгород өлкәләреннән). Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең Кузнецов Никита 3 урын яулады һәм Россия беренчелеге ярышларына юллама алды., Стариков Юрий травма алды һәм алга таба ярышлардан төшеп калды. Шулай булса да хөкемдарлар аны да Россия беренчелеге өчен ярышларга уздырды. Скоков Александр Самара өлкәсеннән килгән спортчыдан җиңелде.
Без чын күңелдән тренерлары Шабалин Л.Ю. шундый әйбәт нәтиҗәгә ирешкән спортчылар әзерләгәне өчен котлыйбыз һәм Мәскәүдә үтәчәк киләчәк ярышларда да җиңүләрен теләп калабыз.
Афәрин, егетләр.