В добрый путь!!!
4.02.2017 “Яңа Чишмә ҮХ” дә университет студентлары һәм быелгы чыгарылыш укучылары белән очрашу булды. Кунакларны баш врач урынында эшләүче Вафин Р.С. һәм Маланчева Л.А. каршы алды.
Хастаханә буйлап экскурсия үткәрделәр, һәр профессия вәкиле белән таныштырдылар. Врачлар: Рахимов Х.А., Фазлиев И.Ф., Каиргельдинов А.Р., Роменская Н.А., үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Алар бу һөнәргә күңелләрен биреп эшлиләр. Укучыларны һәм студентларны диагностика кабинетлары, ашыгыч ярдәм бүлеге, балалар консультациясе, лаборатория, хирургия бүлеге һ.б белән таныштырдылар. Укучыларны бер-берсенең давлениясен һәм буен үлчәргә өйрәттеләр.
Музейда ветераннар, спорттагы уңышлары турында сөйләделәр. Бу шәфкать туташлары җиңел юл эзләүчеләрдән түгел. Без аларның эшләрен бәяләп, хезмәтләрендә күтәрдек. Болар- Соловьева М.А., Корнева М.И., Карпова А.Н., Быкова З.С., Кузнецова А.Ф., Холина Е.С., Гусев В.К. һ.б. Алар пациентлары өчен җан атучылар, теләсә-нинди эшне җиренә җиткереп башкаручылар.
Студентларга конкурслар турында альбомнар күрсәттеләр, спорттагы җиңүләре турында сөйләделәр. Менә ничә ел инде алар район ярышларында I - II урыннар яулыйлар. Көчле спортсменнар турында да әйтмичә булмый. Алар- Алукаев Р.Х., Ахметвалеев Р.Р., команда капитаны Вафина Р.С.Экскурсиядән соң укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Вафин Р.С. КДМУ га керү, бюджет урыннары, районыбыздагы медицина торышы турында сөйләде. Студент тормышы турында презентация белән студентка Халиуллина Лилия Гумеровна чыгыш ясады. Укучылар бик кызыксынып тыңлап тордылар.. Ижау Дәүләт медицина академиясе турында дәвалау бүлегендә укучы Габутдинов Камиль Айратович сөйләде. Ул укучыларны Ижау шәһәренә укырга чакырды. Аннан соң яшь специалист-невролог Сириндеева А.Н. чыгыш ясады. Ул үзенең студент еллары, районга ничек кайтып урнашуы турында сөйләде. Табиб булып булмый, ә табиб булып туарга кирәк. Профком председателе Маланчева Л.А.