Бүген Яңа Чишмә гимназиясенең актлар залында мәктәп директорларының укчыларны 2017 нче елгы йомгаклау аттестациясенә әзерләү темасына киңәшмәсе узды. Киңәшмәгә мәктәп директорлары белән бергә директор урынбасарлары, методистлар да чакырылган иде. Декабрь ае ахырында үткәрелгән математикадан ГИА нәтиҗәләре белән РОО методисты Г.К.Исхакова, рус теле буенча - Г.Л.Сираева таныштырды. Гульфия Лябибовна КИМдагы үзгәрешләр,15 февралдә үткәрелүче “Ата-аналарның ЕГЭ бирү көннәре” акцииясе турында сөйләде. Шулай ук киңәшмәдә Департамент тикшерүе буенча да сөйләшү булды. "