Бүген ТР Яңа Чишмә МР ЗАГС бинасында “изумруд” туй юбилярларын котладылар.

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген ТР Яңа Чишмә МР ЗАГС бинасында “изумруд” туй юбилярларын котладылар. Бу чараның “гаеплеләре”   Мифтахов Нотфи Галлямиевич һәм Зәмзәмия Мазидулловна. Моннан нәкъ 55 ел элек 1962 нче елның 3 февралендә Ленино авыл Советында алар язылышканнар. Менә ярты гасырдан артык алар бергә гомер итәләр.  Зәмзәмия Мазидулловна  бөтен гомере буе бозау караучы булып,ә Нотфи Галлямиевич –40 ел колхозда механизатор булып эшләгән..  Юбилярларның 2 уллары, 2 кызлары, 9 оныклары һәм 5 оныкчыклары бар. Мифтаховлар тырыш хезмәтләре белән авылдашларынң мәхәббәтен казанган гаилә. Аларның өе дә матур, һәрвакыт кунаклар белән тулы.

Юбилярларны бу көнне Яңа Чишмә МР Башкарма комитетының “Бердәм Россия” бүлеге җитәкчесе Бикбова З.А, Яңа Чишмә пенсионерлар оешмасы  җитәкчесе А.Н.Козлова,  Тубылгытау АҖ башлыгы  Ф.Ф.Исмагилов, Тубылгытау хатын-кызлар советы рәисе  Н.Р. Хусаинова котлады. Алар барысы да аларга матур теләкләр теләделәр.  Авылдашлары исеменнән аларны Тубылгытау АҖ башлыгы  Фәнил Фәритович Исмагилов котлады.

Чын күңелдән булган теләкләрен балалары, оныклары, туганнары җиткерде. Бәйрәмне матурлап оныгы җырлар башкарды.

Юбилярлар истәлекләр китабына имзаларын куйдылар, үбештеләр. Гаиләнең тату булуы өчен тавышланмыйча, сабыр булып яшәргә кирәклеген әйттеләр.

- ЗАГС бинасында шундый юбилейларны бәйрәм итү инде  традициягә әйләнде. Безнең арада  матур тату гаилә төзеп яшәргә өйрәтә алырдай гаиләләр бар. Ә безгә алардан үрнәк алып яшәргә генә кирәк,- дип сүзен төгәлләде ЗАГС бүлеге җитәкчес А. Мирьякупова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International