“Россиянең ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.

2017 елның 3 феврале, җомга

“Россиянең ел укытучысы” конкурсының  муниципаль этабы тәмамланды. Конкурста район мәктәпләреннән 16 укытучы катнашты. Аларның эшчәнлеген компетентлы жюри бәяләде. Гимназия һәм Яңа Чишмә урта мәктәбендә үткән чаралардан соң нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

  1.  Вагизова Фарида Гибадулловна,  Зирекле лицееның биология укытучысы-  муниципаль этап җиңүчесе.
  2.  Халиуллина Гөлфия Ринатовна, Тубылгытау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2 урын .
  3.  Шарапова Гүзәл Исламгалиевна,  Яңа Чишмә гимназиясенең тарих укытучысы – 3 урын
  4.  Гладкова Елена Сергеевна, Яңа Чишмә урта мәктәбенең   физкультура укытучысы, лауреат
  5. Сапарева Марина Александровна,  Ленино мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы , лауреат.

Барысын да җиңүләре белән котлыйбыз. Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр район данын Спас районынды узачак  зона турында яклаячак. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International