2016 нчы елгы район авыл хуҗалыга оешмаларындагы эш хакы белән алынган субсидияләрне чагыштырганнан соң кызык кына күренеш барлыкка килә.Кайбер хуҗалыкларда алынган субсидияләр хезмәт хакы түләгәннән соң артып та кала.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Леонида Богомолов әйтүенчә, 2016 нчы елда авыл хуҗалыгы оешмалары бюджеттан 122 млн. сумлык ярдәм алган (бу әле бөтен сумма түгел , ә сенаж траншеяләре, АПК программасы буенча торак һәм фермаларны реконструкцияләү өчен субсидия бар.).
Иң күп субсидия «Кулон» а/ф туры килә- 41,5 млн. сум (бөтен сумманың 34% ) ООО «Сэт иле» «Новая Шешма» филиалына - 27,4 млн. сум (22%), калган хуҗалыкларга — 53,5 млн. сум. Барлык субсидияләрнең 50% (63,5 млн. сум)үсемлекләр үстерүгә тотыла, сөт җитештерүгә - 17,2 млн. сум, страховой премияләр өчен — 16,1 млн. Сум һ.б.
Перспектива булсын өчен әйбәт хезмәт хакы түләргә кирәк. Районда 2016 нчы елда уртча хезмәт хакы 13300 сум (күрше районнарда — по 14-16 мең. сум), ООО «Сэт иле» «Новая Шешма» филиалында - 14850 һәм «Садыков М.Х.» КФХсында- 14400 сум. Башка хуҗалыкларда түбән — 12600 (а/ф «Кулон») сумнан 9-10 мең. Сумга хәтле (КФХ «Савельев А.А.», «Козлова М.И.», «Валеев Ф.Р.», «Нурхаметов З.М.», «Ахметвалиева Г.Г.»). Кайбер хуҗалыкларда (ООО «Игенче» и КФХ «Зубов В.С.») 2015 нче елга караганда да азрак түлиләр.
Ә хәзер шундый анализ ясыйк.Хезмәт хакының күләме бер хезмәткәр керткән керемнең 25% булырга тиеш.. «Козлова М.И.» КФХсында бер эшченең кереме 1,3 млн. сум, ә бу кешегә 122 мең. сум, бары 9% (норматив, 25%) түләнгән. «Валеев Ф.Р.» КФХсында бер кеше җитештергән продукция 2,3 млн. сумлык, ә 120 мең. Сум хезмәт хакы түләгән (барысы 5%), «Савельев А.А.» КФХсында хезмәт хакы өчен 13% акча тотылган, а/ф «Кулон»да - 10%.
Әле барлык оешмаларда да хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бар дигән сүз. Бюджет акчасын бирү.
Тагын бер кызыклы чагыштыру. Район буенча бер сумга 70 тиен субсидия алынган.
«Ахметвалиева Г.Г.» КФХсында хезмәт хакы фондыннан 1 сумга 1,7 тиен субсидия бирелә (хезмәт хакы 11 мең. Сумнан бераз гына югары), «Нурхаметов З.М.» КФХсында 1 сумга 1,22 сум субсидия түләнә. Димәк, ул хезмәт хакына 1 сум түли, ә дәүләттән 1 сум 22 тиен ала. Әйбәт бит! Шундый хуҗалыклар арасында Скоков Н.А., Валеев Ф.Р.КФХлары да бар.
Хайран гына субсидияләр алсалар да, кайбер хуҗалыклар эшләрен киңәйтү яисә әйбәт хезмәт хакы түләргә ашыкмыйлар. Ә бит эшчегә әйбәт хезмәт хакы түләсәң ,ул тырышып эшләячәк. Хезмәт хакы түләргә мөмкинлек бар, тик аны түләргә генә ашкынып торучы юк