1 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филормониясендә Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашында ТР Мәдәният Министрлыгы коллегиясенең 2016 нчы елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2017 нче елга бурычлар кабул итү утырышы булды.
Коллегия утырышы төгәлләнгәч, Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин эшчәнлеге белән аерылып торган мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Кайбер районнар күчмә кинокомплекс белән бүләкләнделәр, алар арасында безнең Яңа Чишмә районы да бар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Носова Г.А. ТР президентыннан кинооборудование белән җиһазланган машина алу өчен сертификат алды.