Кичә, 2017 нче елның 31 январендә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң әйбәт Яңа ел тамашасы һәм бизәлеше республика конкурсының йомгаклау утырышы булды. В конкурсе участвовали 43 муниципальных районов Республики Татарстан и 2 городских округа.
Конкурс 3 этапта узды:
1. Барып тикшерү төркемнәренең эше.
2. Муниципаль берәмлекләрнең конкурска җибәргән документларын тикшерү.
3. Интернет тавыш бирү.
Конкурс комиссиясе балларны караганнан соң ике беренче, ике икенче һәм ике өченче урын билгеләргә булган.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәге урыннар билгеләнде.
1 урын - Биектау муниципаль районы
Чүпрәле муниципаль районы
2 урын - Актаныш муниципаль районы
Кайбыч муниципаль районы
3 урын - Әлки муниципаль районы
Яңа Чишмә муниципаль районы
“Авыл җирлекләрендә иң әйбәт бизәлгән үзәк чыршы” номинацииясендә урыннар түбәндәгечә:
Үзәк зона:
1 урын – Урта Девятово АҖ Лаеш муниципаль районы
2 урын – Кривоозервка АҖ Аксубай муниципаль районы
3 место – Зирекле АҖ Яңа Чишмә муниципаль районы
Җиңүләре белән котлыйбыз!