Бүген Тубылгытау АҖ Советының “Тубылгытау АҖ дә 2016 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлар” темасына отчет җыелышы булды. Киңәшмәдә Яңа Чишмә МР Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары -Исхакова Луиза Камиловна һәм АҖ башлыгы – Исмагилов Фәнил Фәритович катнашты.
Киңәшмәдә шулай ук АҖ депутатлары, АҖ кураторы, ООО ”Сөт иле. Яңа Шешма” бүлеге җитәкчесе Сабиров Наиль Гаязович, участок уполномоченные Сорокин Игорь Константинович, социаль сфера хезмәткәрләре, кыскасы, 92 кеше катнашты.
Тубылгытау АҖ 2016 нчы елга эшләренә отчеты белән АҖ башлыгы Исмагилов Фәнил Фәритович чыгыш ясады.
Доклад буенча фикер алышучылар:
- Валасеев В.Г. – Тубылгытау мәктәбе директоры һәм №1 сайлау участогы депутаты; - Сабиров Наиль Гаязович- ООО ”Сөт иле. Яңа Шешма” бүлеге директоры
- Сорокин Игорь Константинович -Участок уполномоченные.
Киңәшмә ахырында Яңа Чишмә МР Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары -Исхакова Луиза Камиловна чыгыш ясады. Тубылгытау АҖ 2016 нчы елдагы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Алга таба бүләкләүләр булды. Киңәшмә башланганчы район оешмалары вәкилләре халыкның сорауларына җавап бирде.