Россия Федерациясенең баш санитар врачы тарафыннан 24.01.2017 № 7 «Составында спирт булган ашау ризыкларында кулланылмый торган продукцияне сату туктатыла” дигән Постановлениесе кабул ителде.
Постановлениедән аңлашылганча, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 60 тәүлеккә составында спирт булган, ашау ризыкларында кулланылмаучы 28% этил спирты булган продукцияне сатуны туктатырга .
27.01.2017 нән бирле идарә тарафыннан тикшерүләр алып барыла, әгәр шул товарлар сатыла икән, бу товарлар конфискацияләнә һәм товарга арест салына. Моннан тыш, идарәдә “кайнар линия” эшли, (843) 236-94-11 телефоннары аша шалтыратып, мондый продукциянең законсыз рәвештә сатылуын хәбәр итәргә мөмкин.