50 ел буена тату гаилә булып яшәүчеләргә без һәрвакытта сокланып карыйбыз.
Безнең районда шундый традиция яши – 50 һәм аннан да артык бергә яшәүчеләрне хөрмәтләү тантанасы. 28 январьдә Яңа Чишмә районы ЗАГС бинасында Петропавловка Бистәсендә 55 ел бергә яшәгән Быковлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Регистрация залында бәйрәм рухы, гаилә җылысы хәкимлек итте. Туй маршы астында “килен белән кияү” тантана залына керде. Аларны анда туганнары һәм кунаклар каршы алды.
– 1962 нче елның январеннән башланып киткән гаилә, бүгенгә кадәр тату гомер итә,- дип башлап җибәрде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алия Мирьякупова.
55 ел үтмәгән дә кебек. Өлкәннәр яшьлекләрен искә төшерделәр, егет белән кыз булып 2 ел йөрүләрен, өйләнешүләрен кызык итеп сөйләделәр.
55 ел сизелмичә дә үтеп китте диләр алар, бары тик күңелле мизгелләр генә безнең күңелләрдә сакланды дип сөйләделәр.
Аннан алар 55 еллык никахларын кул куеп ныгыттылар. Туганнары балалары аларны котлады. Юбилярларны Петропавловка Бистәсе АҖ башлыгы Галина Николаевна Патрикеева, районның ветераннар Советы җитәкчесе А.А.Скоков котлады.
Бүген алар лаеклы ялда булсалар да бакчада, йортта эшлиләр. Һәр көнгә шатланып яшиләр.