2017 нче елның 26 январендә Шахмай АҖ дә киңәйтелгән утырыш булды. Утырышның көн тәртибе: “Шахмай АҖ Башкарма комитетының 2016 нчы елгы эшләренә отчетһ әм 2017 нче елга бурычлар”. Киңәшмәдә район башлыгы В.М.Козлов катнашты. Шулай ук киңәшмәгә Яңа Чишмә МР оештыру бүлеге вәкиле, район “Бердәм Россия” партиясе җитәкчесе, Шахмай АҖ депутатлары, ООО «Сэт иле»-«Новая Шешма» филиалы директоры Сабиров Н.Г., янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы Гуссамутдинов И.Ш., участк инспекторы Рамазанов Д.О., социаль сфера хезмәткәрләре һ.б. Җыенда 150 кеше катнашты..
АҖ Башкарма комитеты отчеты белән АҖ башлыгы Гаризов И.Г.чыгыш ясады
Чыгышлар:
- Хайруллин К.Н. – Шахмай урта мәктәбе директоры
- Сабиров Н.Г.- ООО «Сэт иле»-«Новая Шешма» филиалы директоры
- Рамазанов Д.О. -Участк уполномоченные
- Гуссамутдинов И.Ш. - Россиянең УНДиПР ГУ МЧС Яңа Чишмә һәм Чирмешән МР өлкән инспекторы эчке эшләр өлкән лейтенанты
Җыен ахырында район башлыгы Козлов В.М. чыгыш ясады. Ул Шахмай АҖ эшен канәгатьдәнерлек дип билгеләде.
Ахырдан бүләкләүләр булды..
Киңәшмә алдыннан район хезмәтләре вәкилләре халыкның сорауларына җавап бирде.