Диспансеризаци нәтиҗәләре буенча ( 2016 ел белән чагыштырганда) уңай тенденция күзәтелә - 1 һәм 2 группага керүчеләр саны арткан ( 1,3 %һәм 1,8 %) 3 группага керүчеләр саны кимегән ( 3,1 %).
2016 нче елда районда һәм ТР сау-сәламәт балалар саны бер төрле – 12,1 %, хроник авыру белән авыраучылар (3-5 группа) – 14, 5 % һәм 14,1 % булып торды.
2016 елда физкультурадан төп группага йөрүчеләр 84,3 %, әзерлек группасына йөрүчеләр – 12,7 %, специаль группага йөрүчеләр – 3 %.
2016 елда авыраучылар саны 713,4 ( 2015 елда – 739,9), ТР буенча – 708,2.
Сөяк-мускул авырулары лидерлар рәтендә – 153,4, аннары күзләре начар күрүчеләр – 139,4, өченче урында ашкайнату системасы авырулары – 95,4кеше. 2015 ел белән чагыштырганда соңгысы 88гә арткан,ә беренчесе белән икенчесе кимегән.
Сөяк-мускул авырулары белән авыраучылар Краснооктябрь, Волчия һәм Екатериновка, Черемухово Бистәләрендә, район үзәгендәге өч мәктәптә. Күзләре начар күрүчеләр Акбуре, Архангель мәктәпләрендә, Зирекле лицеенда, Краснооктябрь, Ленино, Тубылгытау, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә һәм гимназиядә күп. Ашкайнату системасы авырулары Зирекле лицеенда, Ленино, Черемухово, Тубылгытау һәм Яңа Чишмә урта мәктәбендә күп.
Сөяк-мускул авырулары белән авыраучы 56 баланың 15се физиолечение алган , 22се – массаж, 7сенә ортопедик стелькалар билгеләнгән, 12 се санаторийда дәваланган.. Күрмәүчеләрнең (44бала) 32се ЦРБ акулистларыннан консультация алган, 12се - ДРКБ окулистында дәваланган . Ашкайнату системасын дәвалаучылар 38.
15-16 яшьлек 178 егетнең сөяк-мускул авырулары арткан, ә күрү органнары һәм ашкайнату системасы авырулары кимегән. 92 егет хәрби тикшерүне үткән. Хәрби хезмәткә яраклылар 76,1 % (2015 елда – 74, 8 %). Тикшерүләр буенча 1 группага керүчеләр 12,1 %. 60 егет дәваланган.
Мәктәп укучыларының авырулар килеп чыгу сәбәпләре дип врачлар түбәндәгеләрне күрсәтә:
-көндәлек режимны үтәмәү; өйдә санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәмәү; нәселдәнлек; аз колорияле ризыклар ашау; медикларның тиешенчә аңлатмавы; сәламәт яшәү рәвеше алып бармау, стресслар һ.б.
Авыру көчәймәсен өчен аны тиз арада белеп дәвалау. Балаларны витаминлы ризыклар ашату һәм спорт түгәрәкләренә тарту.