Ана капиталы 2017 нче елда да үзгәрмәде , ул 453026 сум

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ана капиталы 2017 нче елда да үзгәрмәде , ул 453026 сум

Россия  җитәкчелеге 2007 нче елдан ике һәм күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән махсус социаль программа – ана яки гаилә капиталы бирүне кертте.

Үткән елның 12 аенда безнең районда 74 гаиләгә ана капиталына сертификат бирелде. Ә 2007 нче елдан алп карасак 850 гариза бирелгән.

Ана капиталы торак шартларын яхшыртуга, баланы укытрга, яисә ананың пенсиясен арттыру өчен тотылырга мөмкин.

Программа эшли башлаганнан бирле 757 сертификат иясенә МСК да файдалану өчен 265,8 млн.сум, шуларның:

-530 кеше бу акчаны кредит түләүгә тоткан, бу 191,8 млн. сум,

-балаларын укыту өчен , балалар бакчасына түләү өчен - 42 кеше  1,6 млн. сум

-торак шартларын яхшыртуга  183 кеше, 49,6 млн.сум

 Әниләренең киләчәк пенсияләрен арттыру өчен 1 кеше, 11,0 мең. сум.

Кризис булу сәбәпле, 2016 нчы елда 25 мең сумын 148 гаилә  3,1 млн. Сум алды..

 Ана капиталы бары бер тапкыр гына бирелә. Сертификатны алу һәм файдалануның вакыты чикләнмәгән.  Ана капиталының размеры 2017 нче елда да үзгәрми, 453026 сум кала.  Программа  31.12.2018 елга кадәр озайтыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International