«Студентлар» көнендә Яңа Чишмә МР МТЗ һәм СЗ РТ КЦСОН «Кайгырту» специалистлары №2 ГАБОУ «Алексеевск аграр колледжы» филиалына бардылар.

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

25.01.2017 «Студентлар» көнендә Яңа Чишмә МР МТЗ һәм СЗ РТ КЦСОН «Кайгырту»  специалистлары №2 ГАБОУ «Алексеевск аграр колледжы» филиалына бардылар. Социаль  педагоглар “Яшүсмер һәм закон” дигән темага төркемнәрдә эш алып бардылар. Бу чараның максаты, яшүсмерләрдә хокук культурасы тәрбияләү.  Балиг булмаганнар белән : җинаять, тәртипсезлек дигән темага фикер алыштылар. “Бала нинди хокукларга ия?” темасына тест үткәрделәр. Бу чара аларны уйланырга мәҗбүр итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International