Акъяр авыл Советының киңәйтелгән утырышы.

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2017 нче елның 25 январендә Акъяр авыл Советының “Акъяр авыл җирлегенең 2016 нчы елгы социаль-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлары” көн тәртибенә куелган киңәйтелгән утырышы булды . Утырышта Яңа Чишмә МР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Габутдинов Р.Х. катнашты.

АҖ утырышына Яңа Чишмә МР Советы оештыру бүлеге җитәкчесе, Яңа Чишмә МР Башкарма комитетының  “Бердәм Россия” партиясе җитәкчесе, Акъяр АҖ депутатлары, ООО «Сэт иле»-«Новая Шешма» җитәкчесе  Сабиров  Н.Г , янгын куркынычсызлыгы буенча  Госсаметдинов И.Ш., участок инспекторы Рамазанов Д.О, социаль өлкәдә эшләүчеләр һәм башкалар. Җыенда барлыгы 72 кеше катнашты.

Акъяр АҖнең 2016 нчы елдагы эшләре турында Акъяр АҖ Башкарма комитеты җитәкчесе Гайнуллин Д .С чыгыш ясады.

Чыгыш ясаучылар:

- Халикова Р.Р. – Акъяр МЙ директоры;

- Сабиров Н.Г.- ООО «Сэт иле»-«Новая Шешма» филиалы директоры

- Рамазанов Д.О. – Россиянең ОМВД Яңа Чишмә МР участок уполномоченные

- Гуссамутдинов И.Ш.  – Россиянең УНДиПР ГУ МЧС Яңа Чишмә һәм Чирмешән МР  өлкән инспекторы эчке эшләр өлкән лейтенанты.

Нәтиҗә ясап, соңгы сүзне   Габутдинов Ренат Хальфетович әйтте, ул Акъяр АҖ эшен канәгатьләнерлек дип тапты.

Түбәндәге хезмәтчәннәрне бүләкләделәр:

 Садрутдинов И.И.- иң әйбәт ЛПХ

Юбилярлар:

Сабирова Г.С.- 50 яшь

Гильманова Г.Б.-50 яшь

Хайруллина Р.Ш.-50 яшь

Утырыш башланганчы район хезмәте вәкилләре халык белән аралашты, сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International