Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге нәтиҗәләре: кем лидер, ә кем калыша?

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары  2016 нчы елга терлекчелек буенча нәтиҗә ясадылар: киңәшмә уздырдылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Терлекчелек буенча җентекләп язылган доклад белән район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы  Леонид Богомолов чыгыш ясады. МЭТ санын бүгенге көндә дә 2016 нчы елдагы кебек саклап калдык, барлыгы 15818 баш (100%  1.01.2016 г.). Сыерлар саны бераз артты  5236 баш (103%  1.01.2016 г.).

Кызганычка каршы, дуҗгыз һәм сарык саны кимеде. Хуҗалыкларда ни бары 473 баш дуңгыз (53%  1.01.2016 г.) һәм 2744 баш сарык  (68 %  1.01.2016 г.). Сөт саву буенча да 2016 нчы елның январеннан азрак савабыз.Барлыгы 24827 тонн продукция җитештерелгән, бу 2015 нче елгыдан  784 тоннага кимрәк (96%), бер сыердан  4831 килограмм сөт савып алынган.

Ит җитештерү буенча да узган елгыдан азрак җитештергәннәр: 2260 тонна ит җитештерелгән, 2015 нче ел белән чагыштырганда  96%.

Бозаулар алу буенча хәлләр әйбәтрәк, 2015 нче елга караганда 5906 бозау алынган (101%).

Кемнәр лидер?

Хуҗалыкларның җитештерү буенча нәтиҗәләрен караганнан соң, авыл хуҗалыгы идарәсе МЭТ санына, ит һәм сөт җитештерүгә карап, әйбәт хуҗалыкларны билгеләде.  Алты авыл хуҗалыгы 100% нәтиҗә күрсәтте, болар: «Савельев А.А.», «Гарифуллин И.И.», «Валеев Ф.Р.», «Скоков Н.А.», «Козлов В.А.» КФХалары һәм «Кулон» агрофирмасы.

Артта калучылар?

Калган хуҗалыклар 2016нчы елгы нәтиҗәләре буенча 2015 нче елгы нәтиҗәләреннән калышалар.Былтыр 2015 нче елга караганда ит җитештерү буенча артта калучылар: ООО «КФХ «Архангельское» (99%), ООО Новая Шешма» (90%), КФХ «Козлова М.И.» (90%), ООО «Игенче» (80%) һәм КФХ «Садыков М.Х.» (87%).

 ООО «Новая Шешма» МЭТ санын (98%  1.01.2016 г.) һәм сөт җитештерүне (93%  1.01.2016 г.) киметкән.  ООО «Игенче» дә сөт җитештерүне киметкән (85%). Ә «Зубов В.С.» һәм «Нурхаметов З.М.» КФХлары 2015 нче елга караганда бозауларны азрак алган. (89% һәм 91% ).

Бу авыл хуҗалыгы берлекләренең мөмкинлекләре зур, тиешенчә тырышырга гына кирәк. Тырышып эшләгән очракта барысы да яхшы булачак.

Вячеслав Козлов киңәшмәгә нәтиҗә ясап, терлекчелектә эшне, ашатуны контрольгә алрга кирәклегенә басым ясады.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International