Татарстан Росреестры : милекчеләрнең хокуклары гына түгел бурычлары да бар.

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Росреестры 2017 нче елда җир участокларын , бакча урыннарын, йорт төзү өчен бирелгән урыннарны дөрес файдалануларын җентекләп тикшерәчәк. 

ТР Росреестры идарәсе  ч.3 ст.8.8 КоАП РФ законы нигезендә бирелгән участокны тиешенчә файдаланмаган очракта штрафка тартачак.Әгәр дә җир участогының кадастр бәясе билгеле булса,  гражданнарга штраф 1 дән 1,5% ка кадәр,  20 меңнән ким түгел.; җаваплы кешеләргә -  1,5 тән 2%, 50 меңнән аз түгел;  юридик затларга -  3 тән 5%, 400 меңнән аз түгел . Әгәр кадастр бәясе билгеле булмаса  штраф күләме 20 дән 50 мең сумга кадәр; җаваплы кешеләргә - 50 дән 100 меңгә кадәр; юридик затларга -  400 дән 700 мең сумга кадәр.!

Закон нигезендә (ст 284 ГК РФ) җир участогын алырга да мөмкин.

Әгәр кешенең сатып алынган яки бүләккә бирелгән җире бар икән, аның хокукы гына түгел ә дәүләт алдында бурычы да бар. Бурычлар :

 -җирне максатчан, кешегә һәм дәүләткә зыян китермичә тиешенчә файдаланырга кирәк.

- куелган  геодезик һәм шартлы тамгаларны алып ташларга ярамый;

- җир, су урманнарны  саклау чараларында катнашу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү.

- җир участоклары белән килешүдә күрсәтелгән вакыттан файдалана башларга кирәк;

- кишәрлек өчен вакытында түләргә кирәк;

-җир участогыннан файдаланганда төзү , экологик ,санитар кагыйдәләрне үтәп төзергә кирәк;

- тирә якны пычрату тыела.

Шуларны үтәмәүчеләр җаваплылыкка тартылачак. 

Пресс-служба

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International