16 январьдә Краснооктябрь авыл җирлегенә кергән НП Лебедка авылында халык җыены булды.
Җыенда АҖБ А.П.Нестеров һәм Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Л.К. Исхакова катнашты.
Краснооктябрь АҖ башкарма комитетының еллык отчеты белән Андрей Нестеров чыгыш ясады. Ул начар юлларны төзекләндерү турында сүз алып барды. 2016 нчы елды В Красный Октябрьдән НП Лебедкага кадәр 4 км юлга һәм авыл эчендәге 305 метрлы юлга таш җәелгән. Бераз күләмдә булса да суүткәргечләр төзекләндерелгән һәм урам яктырткычлар куелган. Алдагы елда ике авыл арасындагы юлга тагын таш җәеләчәк һәм «РИТЭК» гранты хисабына чишмә төзекләндереләчәк
Очрашу башланганчы районнан төрле хезмәт оешмалары вәкилләре килүчеләр белән сөйләшү уздырды