Татарстанда беренче тапкыр SunnyФЕСТ!
Озакламый Мамадыш районында үзенчәлекле SunnyФЕСТ креатив чаналарда шуу фестивале узачак.
Тизлек, күңелле мизгелләр турында хыялланасыңмы? Бары тик 2017 нче елның 28 январендә генә Мамадыш районы Башкарма комитеты белән берлектә регионара “ТР аграр яшьләре оешмасы” SunnyФЕСТ креатив чаналарда шуу фестивале уздырачак. Фестивалдә катнашу ө Авторы чен үзенчәлекле чанаң булуы кмрәк.
SunnyФЕСТ проекты авторлары чараны карага гына түгел ,ә катнашырга да чакыралар. Фестивалдә 18 дән 35 яшкәчә теләсә кайсы авыл яки шәһәрдән кешеләр катнаша ала.
Катнашу өчен алдан Ainuraglym@mail.ru электрон почтасы аша гариза булырга кирәк. Гаризалар 21 январьгә кадәр кабул ителә. Гариза тутыру өчен мәгълүматны:. +79274703615, раб. 8(85563)3-15-78 телефоны аша алырга мөмкин.
Җиңүчеләрне тавыш бирүчеләрнең саны һәм компетентлы жюри билгеләячәк. Конкурсның беренче критериясе үзенчәлекле чана булу һәм кузгалып киткәнче перфоманс башкарып ераккарак төшү. Һәр команда алдан ук ниндидер бер иҗади номер күрсәтергә тиеш. Әйбәт чыгыш- җиңүгә бер адым.
Чаналар түбәндәге номинацияләргә бүленеп бәяләнәчәк:
Ә хәзер иң мөһиме: җиңүчеләр диплом, истәлекле суперприз һәм акчалата бүләк алачак.
Ярышта яшьләр командалары гына түгел , ә зур оешмаларда эшләүче 5 егет һәм 5 кыздан торган командалар киләчәк. Командалар өчен шундый ярышлар уздырылачак:
- «Беренче коймак төерле булмады!». Һәр команда 20 минут эчендә беленнәрдән тәмле ризыклар әзерләргә тиеш.
- «Җик». 10 минутта Калашников автоматын җыю җиңел, ә атны ничә секундта җигә аласың?
- «Чанасы булса җилдерәбез» эстафетасы физик әзерлекне тикшерү өчен. «Кайда коймак- без шунда” – ярышы командаларның ашавы буенча ярыш.Билгеле бер вакыт эчендә 100 коймак ашау.
Иң соңгы конкурс: “Чанабыз нинди-үзебез шундый”. Катнашучыларның иҗади биремнәрен бәяләү.
Фестивалдә моннан тыш, ванна тазында, өрдерелгән көймәләрдә шуу да булачак. !SunnyФЕСТ фестивале истә калырлык чара һәм зур бәйрәм булачак. Бәйрәмдә фотога төшерү дә оештырылачак
Чара үткәрү урынының адресы: Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре, Совет һәм Җәлил урамнары кисешкән урын Яңалыклар белән http://мамадыштур.рф/ , http://amo-rt.tatarstan.ru/rus/sunnyfest.htm сайтыннан танышырга мөмкин
SunnyФЕСТ – чанаңны әзерлә!