Кадерле егетләр һәм кызлар!
Россия календарендәге иң якты һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне белән чын йөрәктән чыккан котлау хисләремне кабул итегез!
Яшьлек – ул кеше тормышының иң шәп чорларының берсе, өмет, кыю карарлар, амбициоз планнар вакыты. Яшьләр – районыбызның хезмәт, интеллектуаль һәм иҗади байлыгы, безнең якты киләчәгебез.
Безнең бурыч – яшьләргә бу тормышта үз урынын табарга булышу, үз көченә ышаныч тудыру, инициатива күрсәтү һәм үз планнарын тормышка ашырырга ярдәм итү. Барыгызга да ирешелгәннәргә тукталып калмыйча яңа үрләргә менүегезне, зур уңышларга ирешүегезне телим. Уңышлар, яңа җиңүләр һәм олы бәхет телим сезгә!
Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгы В.М.Козлов