Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының зур залында финанс –хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2016 елның гыйнвар-май айларында район территориясендә халыкның эшлеклелек активлыгына анализ.
2. Узган 2015-2016 елларда җылыту сезоны нәтиҗәләре һәм яңа сезонга әзерлек турында.
3. Район торак пунктларында янгын куркынычсызлыгы мәсьләләре
4. 19 май беркетмәсенең үтәлеше.
5. район авыл җирлекләрендә кәгазьдә һәм электрон хатлар алу һәм җавап җибәрү буенча мәгълүмат.
6. 2016 елның май аенда бюджет үтәлеше.
7. Муниципаль бюджет учреждениеләрендә электр энергиясен тотуны экономияләү буенча анализ һ.б.лар.