Соңгы вакытта алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше белән көрәштә www.uslugi.tatarstan.ru порталындагы “Халык күзәтүе” дәүләт мәгълүмати системасы ярдәм итә. Шундый хәбәр беренчеләрдән булып Чистай районында алынды.
Татарстан Республикасы Госакогольинспекциясенең Чистай территориаль органы Алексеевск, Әлки, Норлат, Яңа Чишмә, Спас һәм Чистай районнарында яшәүчеләрне гражданлык позициясен актив күрсәтеп, барлык алкоголь продукциясе буенча закончалыкны бозу очраклары турында “Халык күзәтүе” ДМСна хәбәр итүләрен сорый. Дөрес мәгълүмат өчен порталдан кулланучылар матди бүләк белән бүләкләнәчәкләр.