Бер атнада абунәчеләр саны 200 гә артты

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

“Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 10 июньнән 18 енә чаклы абунәче атналыгы үткәрде һәм ул нәтиҗәле үтте. Бу көннәрдә район газетасына 200 ләп кеше язылды.

Шушы атнада газетабызга язылучылар өчен 21 июньдә призлар уйнатылды. Иганәчебез эшмәкәр Рамил Нуртдинов булды һәм без аңа бу игелекле гамәле өчен бик рәхмәтле, бизнесында уңышлар телибез.

200 ләп абунәченең унлабы гына приз уйнатуга килде, Красный Октябрь, Акбүре, Әдәмсә, Петропавел Бистәсе абунәчеләре үзләренең язылу  квитанцияләрен җибәргәннәр.

Приз отучы яңачишмәлеләр Мария Завалишина, Нина Посаженкова, Рәмзия Сабирова, Мингаян Мокеева, Елена Калмыкова һ.б. булды.

Барлыгы 25 приз уйнатылды, уйнатуда 100 гә якын яңачишмәле катнашты.

Газетабызга язылу иртәгә, 25 июньдә, төгәлләнә. Бүгенгә чаклы язылырга өлгермәүчеләрне ашыгырга, почта бүлекләренә чакырып калабыз.

Башка приз ияләренең фотоларын  novoshishminck.ru сайтыннан карый аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International