17 февраль – Бөтендөнья игеклеклелек көне, Бу бәйрәмне дөньяның теләсә кайсы ноктасында да билгеләп үтәргә мөмкин. Күп илләрдә бу көнне таныш һәм таныш булмаган кешеләргә чәчәк бәйләмнәре, балаларга татлы бүләкләр өләшәләр, ятим балаларны, инвалидларны, ялгыз яшәүче олыларны сөендерергә тырышалар. Бу көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре сәүдә үзәгендәге мәйданда үтеп баручыларга игелекле булырга өндәүче буклетлар тараттылар.