Татарстан Республикасында балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве буенча мәгълүмат

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

«Об образовании в Российской Федерации» Законы нигезендә муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетлары балаларны балалар бакчаларында карау һәм тәрбияләү өчен ата-ана түләвенең күләмен билгеләргә хокуклы.

Ата-ана түләве исәбенә түбәндәге чыгымнар керә: -        балаларны карау һәм тәрбияләүче персоналга хезмәт хакы өчен (кече тәрбиячеләр, пешекчеләр, башка кухня хезмәткәрләре, кер юучылар һ.б.лар);

-        туклануны оештыру, азык-төлек пропуктлары сатып алу;

-       тәрбияләнүчеләр  өчен  хуҗалык-көнкүреш, санитар- гигиеник  хезмәтләр күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш товарларын сатып алу;

-        тәрбияләнүчеләр өчен постель кирәк-яраклары, сөлгеләр сатып алу.

Ата-ана түләвенең күләме балалар бакчасы төренә, эш режимына, баланың яшенә бәйле.

2016 елның 1 январеннән республиканың балалар бакчаларында балаларны карап тәрбияләгән өчен түләүнең күләме 8%ка арту  планлаштырыла (180 - 270 сумга кадәр).

Ата-ана түләвенең күләме арту мәктәпкәчә белем учреждениеләрендәге чыгымнарның артуы белән бәйле, шул исәптән азык-төлек продуктларына бәянең, балалар бакчаларында эшләүче персоналның хезмәт хакы күтәрелү белән бәйле.  Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, балалар бакчасында балаларны карау өчен чыгымнарның күп өлешен дәүләт үз өстенә ала (70% чамасы). Баланы бакчада карауның уртача бәясе айга 8 мең сум тәшкил итә. Белем бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, биналарны карап тору республика һәм муниципаль бюджетлар исәбенә башкарыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International