Кулланучыларның хокукларын яклау көне

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Һәр елны 15 март көнне халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Быел бу көннең темасы итеп сәламәт туклану, гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен, кулланучылар хокукларын яклау мәсъәләләре сайланган.

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе специалистлары тарафыннан  Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында 2 марттан 15 енә чаклы  көннәрдә төрле чаралар үткәрү каралган:

2.03.2015. – Яңа Чишмә сәүдә үзәгендә кизү тору;

3.03.2015. – Утяшкино авылында халыкны кабул итү;

4.03.2015. – Чаллы Башы укучылары өчен лекция уку;

5.03.2015. – Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар йортында очрашу үткәрү;

6.03.2015. –кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча җәмәгать туклану хезмәте күрсәтүче оешмаларда эшләүчеләр өчен  “Сәламәт туклану турында”  семинар үткәрү;

10.03.2015. – Яңа Чишмәдәге «116 верст» кафесында  кулланучылар өчен консультация оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International