Казанда үткәрелгән Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара.

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

21 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов Кремльнең тантаналар залында Бөек Ватан сугышы ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальлләрен тапшырды. Медальлләргә 50 ләп ветеран лаек булды, шул исәптән, Акъяр авылыннан тыл хезмәткәре Рәйсә Шәйхетдинова да бүләкләнде.

        Соңыннан тантаналы бәйрәм М.Җәлил исемендәге Татар  дәүләт  акадаемия опера һәм балет театрында дәвам итте. Район делегациясен  район Башлыгы   Вячеслав Козлов җитәкләгән иде. Делегация составында тыл хезмәткәре  Рәйсә Шәйхетдинова, сугышчы-интернационалистлар Виктор Калмыков, Марат Садыков, Сергей Хорьков, Чечен республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Азат Суниев, Николай Храмышев, Артур Иляшкин бардылар..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International