2015 елда Бердәм дәүләт имтиханы бирергә теләүче алдагы елларда мәктәп тәмамлаучылар игътибарына!

2015 елның 20 феврале, җомга

Рособрнадзор гражданнарга өстәмә аңлатма бирү максатыннан, 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшырырга теләүче урта профессиналь белем бирү учреждениеләрендә белем алучы, чит ил белем бирү оешмаларында белем алучы алдагы еллар чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итә:

2015 елда июль аенда БДИ бирү каралмаган, шуңа күрә бу категориядәге гражданнарга  имтиханнарны  выкытыннан алда үткәрелә торган периодта (март-апрельдә) яки төп периодта (май-июньдә) экзаменнарның расписаниесе нигезендә тапшырырга тәкъдим ителә. Россия Федерациясе субъекты  башкарма хакимиятенең мәгариф өлкәсе  буенча идарә итүче   органнарына югарыда әйтеп үтелгән гражданнардан БДИ дә катнашу турындагы гаризаны 2015 елның 1 мартына кадәр алырга рөхсәт ителә.

Шулай итеп, БДИ бирергә теләк белдергән алдагы елларда мәктәп тәмамлап, урта профессиональ белем бирү оешмаларында белем алучылар турында мәгълүматлар региональ информацион системага 2015 елның 1 мартына хәтле кертелергә тиеш
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International