1945 елның 13 феврале көнне совет гаскәрләре Будапешт шәһәренә керделәр, шулай итеп, Венгрияне азат итүнең икенче этабы тәмамланды. Будапештта барлыгы 133 мең немец солдаты пленга алынды һәм 55 меңе юк ителде.
108 көнлек берөзлексез сугышлардан соң Украин фронтының 2нче һәм 3 нче фронты сугышчылары дошманның 56 дивизиясе һәм бригадасын тар-мар иттеләр, ләкин шул ук вакытта бу сугышта үзләренең 80 мең сугышчысын югалттылар һәм өч тапкырга артыграк солдат яраланды. Венгрия башкаласының бирелүе Берлинны алуга этәреш булды.