11 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә үткән кикбоксинг буенча ТР Беренчелеге һәм Чемпионаты ярышларында 15 республика шәһәрләре һәм районнарыннан 240 тан артык спортчы катнашты. Районыбыз данын балалар һәм яшүсмерләр мәктәбеннән 10 спортчы яулады: 1 урын – Кузнецов Никита, Стариков Юрий, Скоков Александр, Мухитдинов Айдар, 2 урын – Исаншин Руслан, 3 урын – Пасичник Данил. Без Шабалин Леонидка рәхмәт белдерәбез һәм спортсменнарны җиңүләре белән котлыйбыз.