Буген, ягъни 3 декабрь көнне, Татарстанның 18 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучылары, шуларның 97се безнең район чыгарылыш сыйныф укучылары, Бердәм Дәүләт Имтиханына (БДИ)керер өчен рус теленнән йомгаклау иншасы яздылар. Укучылар иншаны 235 минут, исәнлек буенча мөмкинчелекләре чикләнгән укучылар сәгать ярымга озаграк яздылар..Укучыга кара гелевый ручка, паспорт, әгәр кирәк булса - дарулар һәм ашамлыклар алып имтиханга керкергә рөхсәт ителә. Орфографик словарьлар комиссия тарафыннан бирелде. Инша нәтиҗәләре буенча мәктәптә укучыга “зачёт» яисә “незачёт» куела.