Бүген районның барлык мәктәпләрендә билгесез солдат Көнени билгеләп үттеләр. Бу көн кысаларында сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре уздырдылар, тарих укытучылары политинформаөия үткәрделәр.Мәктәп укучылары укытучылар белән бергә сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәлләргә чәчәк куйдылар, сугыш ветераннарының хәлен белделәр.