2026 елның 26 августында Новошешминск муниципаль районында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Чара Новошешминск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад буенча беренче урынбасары Луиза Исхакова рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләталкогольинспекциясенең Чистополь территориаль органы башлыгы Александр Панов, шулай ук ведомство хезмәтләре, оешмалар һәм кече бизнес вәкилләре катнашында узды.
Утырышта алдагы МВК утырышы карарын үтәү йомгаклары, районның алкоголь продукциясен ваклап сатуның җирле базарларындагы хәлне бәяләү күрсәткечләре буенча рейтингы каралды. Докладчылар үз чыгышларында район территориясендә сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре аспектында алкоголь продукциясен реализацияләү дәрәҗәсен, алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау буенча эшне анализладылар.
Чара барышында Новошешминск районында булган проблемалар әйтелде. Районның алкоголь базары хәлен характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар эшләп чыгарылды.