Татарстан Республикасы Дәүләталкогольинспекциясенең Чистополь территориаль органы Новошешминск районында 2026 елның гыйнвар–август контроль эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим итте.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән тикшерүләр барышында алкогольсез (тоник) эчемлекләрнең кече яшьтәге балага сатылу факты ачыкланды (ООО «Аллегри»).
Рискларны профилактикалау программасы кысаларында контрольдә торучы субъектларга мәҗбүри таләпләрне бозмаска 31 кисәтү бирелде.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында 1 мөрәҗәгать керде. Мәгълүмат расланды, аның буенча тиешле чаралар кабул ителде.
Хокук бозу фактлары буенча ТР Дәүләталкогольинспекциясе тарафыннан КоАП РФның 14.16.1 маддәсе буенча гомуми суммасы 107 500 сум (билгеләнгән срокта түләгәндә 50% ташламаны исәпкә алып) 3 карар чыгарылды.
Алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз әйләнешен булдырмау эше дәвам итә.