Новошешминск районында 2026 елның гыйнвар–июлендә алкоголь продукциясен реализацияләү

2026 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләталкогольинспекциясенең Чистополь территориаль органы Новошешминск районында алкоголь продукциясен реализацияләү турында мәгълүмат тәкъдим итте.

Районда алкоголь продукциясенең ваклап сатуы 24 оешма тарафыннан 39 сәүдә объектында гамәлгә ашырыла. Яңа Чишмә авылында 12 объект, авыл җирлегендә 27 объект эшли.

Быелның гыйнвар–июлендә 8,3 мең дал алкоголь продукциясе реализацияләнгән (2025 елда – 9,1 мең дал). Кимеү – 8%. Шул исәптән:

  • «Татпотребсоюз» предприятиеләре реализацияне 2,5 тапкыр арттырган (0,5 мең дал);
  • фирма челтәре буенча кимеү 26% (1,2 мең дал);
  • коммерция структураларында 9% (6,5 мең дал).

Кертелә торган алкоголь продукциясендә кимеү 8%, әмма кертелә торган водка буенча 5% үсеш теркәлгән. Республика җитештергән продукциядә кимеү – 8%, водкада – 10%.

Җиде айда халыкка алкоголь сатуның бер кешегә туры килү күләме 6,7 литр (узган елның 92%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International