Яңа ел бәйрәмнәрендә гражданнарның иминлеген һәм мөлкәтнең сакланышын тәэмин итү максатларында Яңа Чишмә муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе янгынга каршы махсус режим урнаштырды.
Режим 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр гамәлдә.
Ул гамәлдә булган чорга III класслы хәвефле пиротехник эшләнмәләрдән файдалану тыела:
сәнәгать объектларыннан, Транспорт һәм ягулык-энергетика инфраструктурасы объектларыннан 500 метр радиуста;
торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күпләп була торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси йортлардан һәм күп фатирлы торак йортлардан 30 метр радиуста.
Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән һәм янгын куркынычсызлыгы турында федераль һәм республика законнары нигезендә кабул ителде.
Рәсми күрсәтмә тексты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була:Распоряжение №08-25р от 24.12.2025