Яңа Чишмә районы-Татарстанның эколидерлары арасында!
Бүген Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «ЭКОлидер»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурска барлыгы 233 гариза кергән.
Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен»номинациясендә 2 урынны алды.
Черемухово авыл җирлеге «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен»номинациясендә җиңү яулады.
"Мин районыбыз халкына битараф булмавыгыз һәм экологик акциядә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең уртак җиңүебез!Яңа Чишмә районын тагын да чистарак, уңайлырак һәм экологиялерәк итүне дәвам итәбез!"- дип язды үзенең социаль челтәрләрендә район башлыгы Егор Тарнавский.