«Эшлекле сишәмбе» дә 2026-2030 елларга Физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе проектын тәкъдим иттеләр.

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

«Эшлекле сишәмбе» дә 2026-2030 елларга Физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе проектын тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Егор Тарнавский җитәкчелегендәге киңәшмә ТР Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашында узды. 

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Анастасия Бочарова хәбәр иткәнчә, халыкның активлыгын арттыру өчен спорт чаралары санын арттыру планлаштырылган. Әгәр 2024-2025 елларда алар 79 булса, 2026 елга инде 82 билгеләнгән. Стратегиянең төп максаты-2030 елга системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче район халкының өлешен 70% ка кадәр арттыру.

Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, бу күрсәткечкә ирешү өчен яңа спорт секцияләре ачарга, спортчыларны әзерләүне яхшыртырга, шулай ук балаларны авыллардан спорт секцияләренә алып бару мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Аерым басым турыдан-туры авыл җирлекләрендә массакүләм чаралар уздыруга ясалды.

Киңәшмәдә шулай ук Архангельск авыл җирлеге үсеше турында хисап тыңладылар. Аның башлыгы Нина Сердюк халыкның тотрыклы саны (460 кеше) һәм уңай динамика турында хәбәр итте: бер ел эчендә өч гаилә йорт салды, тагын өч гаилә шәһәрдән күченде.

Җирлектә яшәүчеләр дәүләт ярдәме ала – шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә алынган субсидияләрнең гомуми күләме 350 мең сумнан артып киткән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү авыл җирлегенең иң перспектив юнәлешләренең берсе дип аталды. 

Нина Сердюк шулай ук авыл халкының СВО сугышчыларына ярдәм итүдә актив катнашуын билгеләп үтте: махсус хәрби операция башланганнан бирле 10 тоннага якын гуманитар ярдәм җыелган һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына озатылган.

 Егор Тарнавский Нина Анатольевнага эше өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә эштә ярдәм итү өчен урынбасарларына тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International