Татарстан Республикасы Раисының 05.09.2024 № 298 боерыгына ярашлы, «Сетевая компания» АҖ Татарстан Республикасында системалаштыручы территориаль челтәр оешмасы итеп билгеләнгән. «Электроэнергетика турында» Федераль законга ярашлы, системалаштыручы челтәр оешмасы хуҗасы булмаган яки хуҗасы билгеле булмаган электр челтәрләре объектларын эксплуатацияләүне тәэмин итә.
Тотрыклы, ышанычлы һәм куркынычсыз эшләүне тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан, «Сетевая компания» АҖ хуҗасыз объектларны хезмәт күрсәтүгә һәм баланска алу буенча чараларны гамәлгә ашыра.
Новошешминск районы территориясендә түбәндәге хуҗасыз электр челтәре объекты ачыкланды:
| № п/п | Объектның исеме | Урнашу урыны, объектның адресы |
|---|---|---|
| 1 | Комплектлы трансформаторлы подстанция КТП-46Г 10/0,4 160кВА | ТР, Новошешминск районы, Яңа Чишмә авылы, Парковая ур., 8 йорт |
Милекчеләр яки милекчеләр турында мәгълүматы булган затлар билгеләнсә, «Сетевая компания» АҖ филиалы — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре»нә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүләре сорала: Татарстан Республикасы, Чистополь шәһәре, К. Маркс ур., 131 йорт, 401 каб. (Милек бүлеге), тел. 8 (84342) 9-34-18.
Мөрәҗәгать итү срокы — бу хәбәр басылган көннән алып 30 көн.