Татарстанда яшәүчеләрнең ана капиталы акчаларын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдерү мөмкинлеге бар

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

          Татарстан Республикасында ана капиталы акчасын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә.

          "Бу кыска вакытлы проблемаларны хәл итү ысулы гына түгел - бу стратегик планлаштыру акты. Ана капиталы хатын-кызлар өчен агымдагы гаилә ихтыяҗларын ябу чарасы гына  түгел, ул  шәхси финанс бәйсезлегенең какшамас фундаментын  төзергә мөмкинлек бирә торган трамплинга әйләнә. Аналарның күпчелеге аңлы рәвештә бу юлны сайлый,капитал акчасын куллануда үз суверенитетын озак вакытлы инвестицияләүне һәм лаеклы киләчәкне күрә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Гаризаны  Дәүләт хезмәте порталы яки СФР сайтындагы шәхси кабинет аша, яисә  Россия Социаль фондының төбәк клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.

         Ана капиталын пенсия тупланмаларын формалаштыру өчен кулланган гражданнар акча алу формаларының берсен сайлый алалар:

         - тупланма пенсия (барлык пенсия тупланмаларын һәм аларны инвестицияләүдән керемне үз эченә алган вакыты чикләнмәгән түләү);

         - сроклап бирелүче пенсия түләве (10 елдан да ким булмаган срокка,  ана капиталы акчаларыннан,  инвестицияләүдән, өстәмә кертемнәрдән һәм дәүләт ярдәме кеременнән чыгып);

         - туплау суммасы зур булмаган очракта, бер тапкыр түләнә торган түләү.

         Тупланма пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) булу зарур. Шулай ук тупланма

 

 

пенсия күләме Россия буенча пенсионерның яшәү минимумының 10%ыннан артып китәргә тиеш. Бу шартлар үтәлмәгән очракта пенсионерга  пенсия тупланмалары акчаларын бер тапкыр түләү билгеләнә.

         Социаль ярдәм, түләүләр  һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

         Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International