Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы»республика конкурсы лауреатлары исемлегенә керде. Конкурста җиңү мәктәпкәчә учреждениегә 500 мең сум күләмендә грант китерде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 ноябрьдә Казанның Авиатөзелеш районындагы 348нче балалар бакчасында узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты, ул шәхсән үзе педагогик коллективларны лаеклы бүләкләре белән котлады.
«Ландыш» та грант акчаларын куллану буенча планнар инде билгеләнгән.
"Откан грантка цифрлы Мультстудия сатып алырга планлаштырабыз! Хәзер безнең балалар үзләре мультфильмнар ясаячак!"- дип шатлыклы хәбәр белән уртаклашты балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина.
Әлеге заманча корал тәрбияләнүчеләргә интерактив һәм мавыктыргыч формада иҗади сәләтләрен үстерергә, шулай ук үзләренең анимацион проектларын булдыру аша рус һәм татар телләрен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максатлары-мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында билингваль белем бирүне популярлаштыру, балаларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәтүне уңышлы оештыручы иң яхшы педагогик коллективларны ачыклау һәм бүләкләү. Чара «яшьләр һәм балалар»яңа милли проектының максатларын гамәлгә ашыру кысаларында уза.