Яңа Чишмә муниципаль районы Советының даими депутат комиссияләре утырышы

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

18.11.2025 елда Яңа Чишмә муниципаль районы Советының даими депутат комиссияләре утырышы булды
Даими депутат комиссияләре утырышына НМР Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар әгъзалары чакырылган иде.

Утырышта ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Советының өченче утырышы карарлары проектлары турында фикер алышу мәсьәләсе каралды.

Көн тәртибе проекты:
1. «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты хакында.

2. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатура тәкъдим турында
3. 2026 елны Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында Балаларны һәм яшьләрне һәрьяклап үстерү елы дип игълан итү турында.

4. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2025 елда эше һәм 2026 елга бурычлары турында.

5. «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү» муниципаль максатчан программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2025 елга бурычлар турында
6. 2025 елда Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә мәдәният, сәнгать һәм музей эшен үстерүнең төп юнәлешләре һәм 2026 елга бурычлар турында.

7. «Хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе турында нигезләмәне раслау хакында» 2018 елның 26 июнендәге 39-219 номерлы Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.

8. «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составын раслау турында» 2019 елның 18 апрелендәге 48-286 номерлы Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

9. Башка

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International