Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге агымдагы елда әлеге максатчан түләүләрне финанслауга 544 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
Ел башыннан бирле Татарстанда 2029898ннән артык гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды. Ярдәмнең бу бер тапкыр кулланыла торган чарасы Социаль фонд бүлеге тарафыннан ата-аналарның берсенә бирелә.
«Пособие фиксацияләнгән күләмдә бирелә, ул ел саен 1 февральдән индексацияләнә. 2025 елда ул 26 941,71 сум тәшкил итә. Ата-ана район коэффициентлары кулланыла торган территорияләрдә эшләгән очракта , пособие аларны исәпкә алып түләнәчәк ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Эшләүче ата-аналарга пособие Россия Социаль фонды тарафыннан ЗАГС бердәм дәүләт реестрыннан яисә эш бирүчедән алынган белешмәләр нигезендә автомат рәвештә билгеләнә. Пособие баланың тууын дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүмат алган көннән соң 10 эш көне эчендә түләнә. Акчалар банк яки почта аша күчерелә.
Эшләмәүче ата-аналарга пособие гражданнарга хезмәт күрсәтү өчен җаваплы булган барлык оешмалар дәүләт мәгълүмат системаларына һәм Россиянең Социаль фондына кирәкле белешмәләр юллаган очракта гына ата-ананың гаризасы буенча рәсмиләштерелә. Гаризаны бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Россия Социаль фонды бүлеге яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.
Гражданнарның әлеге категориясе өчен пособие билгеләү турындагы карар гаризаны теркәгән һәм Социаль фондка оешмалардан мәгълүматлар һәм гариза бирүченең
документлары кергән көннән алып 10 эш көне эчендә чыгарыла. Акчалар түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү төрләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).