Ленино авылында «Россия суы»бөтенроссия акциясендә актив катнашу дәвам итә. Авыл халкы көче белән Чишмә елгасы һәм күлнең яр буе территориясе тәртипкә китерелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уза, һәм аңа кечедән алып олысына кадәр барысының да кушылуын күрү бик шәп. Мондый уртак эш районыбызны чистарта гына түгел, үсеп килүче буында туган табигать өчен мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияли.
Барлык катнашучыларга рәхмәт! Сезнең үрнәгегез илһамландыра!