рких рюкзаклар, елмаюлар һәм 1 сентябрьне көтү! Яңа Чишмәдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында бәйрәм узды.
Әлеге акция яңа уку елы алдыннан балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән күркәм традициягә әверелде.
👫Акция кысаларында районнан 122 укучы ярдәм алачак. Унҗиде беренче сыйныф укучысына канцелярия җыелмасы салынган букчалар тапшырылды, ә балалар тәрбияләүче свода катнашучыларның гаиләләренә акчалата сертификатлар бирелде.
Акциянең барлык кунаклары өчен концерт һәм бушлай туңдырма белән сыйлау оештырылды. Әлеге акция "гаилә"милли проектының максатларына һәм бурычларына ирешүгә ярдәм итә.
Акциядә катнашып, үз җылысын салган һәркемгә рәхмәт!
Беренче сыйныф укучыларыбызга җиңел укулар һәм гаҗәеп ачышлар телибез! Хәерле юлга!