Яңа уку елы алдыннан Яңа Чишмә районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясенә старт бирелде. Аның максаты-мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү, аларны уңышлы уку өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү.
Акция районыбызның күркәм традициясенә әверелде. Ел саен анда бизнес вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук битараф булмаган район халкы актив катнаша. Быел районның 122 укучысына ярдәм күрсәтеләчәк.
Беренче адымнар ясалды: район авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы, контроль-хисап палатасы һәм Татарстан Республикасы казначылыгының территориаль бүлеге җитәкчеләре изге эшкә кушылды. Алар балаларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар сатып алдылар һәм тапшырдылар.
Район акциясе исә 20 августта 10:00 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркында узачак.