Район башлыгы Вячеслав Козлов урып-җыю кампаниясе алдынгыларына беренче атна йомгаклары буенча акчалата премияләр тапшырды.

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Урып-җыюда эшләүче комбайнчылар, машина йөртүчеләр арасында уздырылган ярышларның 5 нче хезмәт атнасына беренче йомгаклар ясалды, премия ияләре булдылар:

Кочетов Александр ООО «АгроРаздолье", ярдәмчесе Сергей Бадяев.

  Илгузин Анатолий «АгроРаздолье» ҖЧҖ, ярдәмчесе Вадим Иванов.

Владимир Ершов «Архангельское КФХ " ҖЧҖ, ярдәмчесе Ершов Максим.

Козырев Михаил КФХ Суворов Д. А.

Машина йөртүчеләр арасында «АгроРаздолье»ҖЧҖеннән Евгений Глазков лидер булып танылды.

Ярышларның алдынгыларын котлап, Вячеслав Козлов хезмәт уңышларына комбайнчыларның һәм аларның ярдәмчеләренең, машина йөртүчеләрнең тырыш һәм җаваплы хезмәте нәтиҗәсендә ирешелүен билгеләп үтте.

 

Игенчеләрне уңышлары белән котлау барышында муниципалитет башлыгы алар белән сөйләшү мөмкинлеген кулдан упкындырмады. Аерым алганда, ул техниканың торышы, кирәкле запас частьләр һәм ягулык булу, туклану, шулай ук башка эш нечкәлекләре белән кызыксынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International