Лицензияләү өлкәсендә Яңа Чишмә районында 38 сәүдә объектында 20 оешма алкоголь продукциясен ваклап сата. Яңа Чишмә авылында алкоголь продукциясен ваклап сатуны 10 сәүдә объекты гамәлгә ашыра, шулардан 1 сәүдә объекты «Татспиртпром» АҖ ваклап сату челтәрендә һәм 9 сәүдә объекты коммерция оешмаларында. Авыл җирендә алкоголь продукциясен ваклап сатуны 28 сәүдә объекты гамәлгә ашыра, шулардан 14 сәүдә объекты - «Татспиртпром» АҖ ваклап сату челтәрендә, 2 сәүдә объекты - "Чаллы сәүдә базасы" ҖЧҖ (Татпотребсоюз) һәм 12 сәүдә объекты-коммерция оешмалары. Алкоголь продукциясен сату Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында барлыгы 10,8 мең дал алкоголь продукциясе сатылган (2023 елда – 11,4 мең дал), сату узган елның шушы чорына карата 6% ка кимегән, шул исәптән: Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре тарафыннан 0,3 мең дал сатылган (2023 елда – 0,2 мең дал), сату 41% ка арткан; фирма челтәрендә 2,0 мең дал алкоголь продукциясе сатылган (2023 елда – 2,2 мең дал), узган ел белән чагыштырганда сату 9% ка кимегән; коммерция структуралары тарафыннан 8,5 мең дал сатылган (2023 елда – 9,0 мең дал), сату 6% ка кимегән. Читтән кертелә торган алкоголь продукциясе буенча сату 7% ка арткан, читтән кертелә торган аракы буенча сату узган елның шушы чорына карата 6% ка кимегән. Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясе буенча сату 10% ка, аракы буенча – 11% ка кимегән. Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 8,6 литр тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 96% тәшкил итә.
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе. Чистай территориаль органы 8-(84342)-5-49-85